Барлык яңалыклар

Изге Болгар җыены 21 июльдә үтәчәк

21 июльдә Татарстанның Спасс районында Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның традициягә әверелгән «Изге Болгар җыены» узачак. Тарихи бәйрәмдә ел саен Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнаша, дип хәбәр ителә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр дип көтелә: IX татар Ислам дине әһелләре форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил Ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылган.
Истәлекле тарихи чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы һәм Болгар Ислам академиясендә Ислам дине эшлеклеләре белән очрашуы көтелә. Очрашуда Русиядә Ислам дине үсеше һәм дини белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышу планлаштырыла.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: