Барлык яңалыклар

Русиядә беренче тапкыр имамнар ГТО нормаларын тапшырды

Татарстанның төрле почмакларыннан хәзрәтләр Чистайга җыелды. Биредә дин әһелләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә беренче тапкыр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы сынау нормативларын үтәү буенча тестларда катнашты.

Көч, җитезлек һәм чыдамлыкны тикшерүгә юнәтелгән җиде күнекмәдә Татарстанның 48 шәһәре һәм районыннан килгән 80нән артык мөселман дин әһеле үзләренең физик әзерлеген тикшерде.
Дин әһелләренең физик әзерлеген тикшерү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән оештырылды. Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм дәгъват бүлегенең аерылгысыз бурычларының берсе.
Спорт чаралары яшь мөселманнар, шулай ук, традицион конфессия вәкилләре арасында берләштерү, дуслыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим чарасы булып тора. Мондый сынаулар актив гражданлык позицияле шәхес формалаштыруга һәм башка дин вәкилләренә карата хөрмәт уятуга юнәтелгән. Әлеге сынауларга, яшь мөселманнардан тыш, тәҗрибәле имамнар да кушылды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: