Барлык яңалыклар

Имамнар ГТО нормалары тапшыра

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ГТО нормаларын тапшыруны оештырачак.

Бу хакта Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткән.
Мөфти сүзләренә караганда, бу чара 26-27 июньдә Чистайда узачак.
“Барлыгы 100дән артык кеше катнашуы көтелә. Hайоннарның төп имам-мөхтәсибләрен, ярдәмчеләрен чакырдык. Vөфтият аппаратыннан да вәкилләр булачак. Без имамнарның яхшы формада булуын телибез. Быел бик үк яхшы нәтиҗәләр күрсәтмәсәләр дә, киләсе елда “миңа шулкадәр яшь, шулкадәр тартылырга кирәк икән” - дип нәтиҗә ясарлар. Быел тапшыра алмаучыларга, димәк, азрак ашарга кирәк”, - дигән Камил хәзрәт Сәмигуллин.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: