Барлык яңалыклар

Баш мөфтинең китабы дөнья күрде

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның «Основы проповеднической деятельности» дигән китабы басылып чыкты.

Китап Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты һәм Русия Ислам университеты хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүдә белгечләр әзерләү Федераль проекты кысаларында эшләнгән.
Китапта Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның вәгазьләре басылган. Белгечләр фикере буенча, алар имамнарга җомга намазларында сөйләү өчен уңайлы булачак.
Басмага Русия һәм Бохарадагы революциягә кадәрге дин әһелләре язмаларының төп нөсхәләреннән өзекләр, кызыклы һәм мөһим дини йолалар турында мәгълүмат кергән.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: