Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 март 2021, 09:56

Бердәм дәүләт имтиханы 31 майда башланачак

Русия Мәгариф министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханы расписаниесе проектын бастырып чыгарды.

Русия Мәгариф министрлыгы 2021 елда мәктәп тәмамлаучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханы расписаниесе проектын бастырып чыгарды. Документ хупланган очракта, быел БДИ 31 майда башланачак һәм 2 июльдә тәмамланачак, өстәмә имтиханнар 12-17 июльдә узачак.

Расписание проекты нигезендә, беренче имтиханнар география, әдәбият һәм химия фәннәре буенча булачак. Аннары укучылар урыс телен тапшырачак, аны ике көнгә (3 һәм 4 июнь) бүләргә тәкъдим ителә.
Өч көн дәвамында чит тел буенча имтиханнар узачак: 18 июньдә —имтиханның язма өлеше, ә 21 һәм 22 июньдә “сөйләм” бүлегенең телдән өлеше билгеләнгән.

Шулай ук информатика буенча БДИ тапшыруны ике көнгә, 24 һәм 25 июньгә, бүләргә тәкъдим ителә.

Билгеле булуынча, элегрәк Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханын тапшырудагы яңалыклар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен сынауны вакытыннан алда тапшыру гамәлдән чыгарылган. БДИ югары уку йортларына керүчеләр өчен генә үткәрелә. База дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан үткәрелмәячәк.

Югары уку йортларына укырга керергә җыенмаучылар, урта гомуми белем турында аттестат алганда, ике фәнне: математика һәм урыс теле буенча чыгарылыш имтиханнарын тапшыра.

Моннан тыш, йомгаклау иншасын үткәрү вакыты 2 декабрьдән 15 апрельгә күчерелгән, өстәмә сроклар шулай ук 2021 елның маена билгеләнгән.

Тагын бер яңалык — 11нче сыйныфны тәмамлаучылар беренче тапкыр информатикадан БДИны компьютерларда тапшырачак. Элегрәк бу фән буенча имтихан язма тапшырыла иде. Имтиханны компьютер формасына күчерү турында карар иҗтимагый-һөнәри берләшмә таләбе белән кабул ителде.

БДИ-2021гә әзерләнү өчен февраль аенда мәктәп укучылары өчен онлайн-очрашулар үткәрелде. 30 марттан онлайн-консультацияләр оештырылачак. Шулай ук мәктәп тәмамлаучылар өчен онлайн-консультацияләр барлык муниципалитетларда да узачак.

Фото: ptzgovorit.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак:https://kiziltan.ru
Читайте нас: