Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 март 2021, 11:01

Чыгарылыш укучылары алты көнлек укуга күчә

Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә билгеле булды.


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Мәгариф һәм фән министрлыгына укытучылар һәм ата-аналар берләшмәсе белән 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларын шимбә көнне вакытлыча укытуны кире кайтару варианты буенча фикер алышырга кушты. Бу хакта ул төбәк мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗинның 2021 елда Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм аны үткәрү турындагы чыгышы нәтиҗәләре буенча белдерде.

— Без 2019 елда карар кабул итеп, балаларны шимбә көнне укудан азат иттек. Бу гади генә карар булмады, ул үзен аклады, – диде Радий Хәбиров. – Тик коронавируска каршы көрәш режимында торуыбызны исәпкә алып, быел да өлешчә дистанцион укыдык, бәлки, балалар белемнәрен күтәрсен өчен безгә кайсыдыр шимбәләрне актив әзерлек өчен ачарга кирәктер. Баланың язмышы шуңа бәйле – БДИда яхшы баллар, дәрәҗәле вузга керү.

Айбулат Хаҗин хәбәр итүенчә, 2019/20 елгы аттестация кампаниясе нәтиҗәләре буенча чыгарылыш сыйныф укучылары алты фән буенча, алдагы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, уртача баллны яхшырткан. Барлык дисциплиналар буенча да 81 һәм аннан да югарырак балл җыючылар саны артты. Ике ел эчендә аларның өлеше дүрт проценттан артып киткән.

– Йөз балл җыйган укучыларны әзерләүче укытучылар һәр отличник өчен 50әр мең сум күләмендә премия ала. 2020 елда андый премияне 106 укытучы алды, — диде Айбулат Хаҗин. — Шул ук вакытта имтиханнарда тәртип бозулар саны ике тапкыр кимегән. Бу республикага 2020 елда “сары зона”дан “яшел" ышаныч зонасына күчәргә мөмкинлек бирде.

Башкортстан Башлыгы алга таба да республика алдынгы урыннарда булсын өчен, йомгаклау имтиханнарын үткәрүне җентекләп контрольдә тотарга кушты.
Мәгариф һәм фән министры шулай ук 2021 елгы яңалыклар турында хәбәр итте. Унберенче сыйныф укучыларының имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру чоры булмаячак. БДИ югары уку йортларына керүчеләр өчен генә үткәрелә. Өлкән сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 15 апрельдә язалар, ә имтихан тапшыру вакыты 31 майдан 2 июльгә кадәр булачак. База дәрәҗәсендәге математика буенча мәҗбүри БДИ булмаячак, әмма вузга укырга керергә теләмәүчеләр уртача гомуми белем турында аттестат алу өчен ике фән – математика һәм урыс теле буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшыра.

Фото: news.rambler.ru

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: