Булаж дигән бәләкәй рус авылында колхозчы гаиләсендә кыз бала дөньяга килә. Аңа Галина дип исем кушалар. Әтисе “Стәрле” колхозында эшли, ә әнисе – авыл фельдшеры була. Галина кечкенәдән кызыксынучан бала булып үсә. Биш яшендә укырга өйрәнә, ә алты яшендә мәктәпкә бара. Аннары гаилә Стәрлебаш авылына күченә. Әтисе – Владимир Данилович янгын сүндерү частенда, әнисе Анна Захаровна бала тудыру йортында акушер-гинеколог булып эшли башлыйлар. Әти-әнисе бик тырыш, эш сөючән кешеләр була, балаларын өлкәннәрне хөрмәт итәргә, якыннары турында хәстәрлек күрергә өйрәтеп үстерәләр. Галина Владимировна ишле гаиләдә тәрбияләнә, үзеннән башка тагын ике бала була.
Мәктәптә ул яхшы билгеләргә генә укый. Һөнәри юлны сайлау кыз өчен катлаулы булмый, ул укытучы булачагын балачактан ук белә, тик менә кайсы фәннән укытырга? Монда инде укучыны тапкырлау һәм бүлүләр дөньясына алып кергән укытучы Зәйнәп Садыйк кызы Ибраһимова хәлиткеч роль уйный.
1982 елда Стәрлебаш урта мәктәбен тәмамлап, Стәрлетамак педагогия институтына укырга керә. Аны 1987 елда тәмамлап, юллама буенча ерак Новосибирск өлкәсенә эшкә китә. Яшь педагогның хезмәт биографиясе шулай башлана.
1990 елда Галина Владимировна кияүгә чыга. Кызлары Ирина һәм уллары Данила туа. Ә 1993 елда Заикиннар гаиләсе туган якка әйләнеп катйа, һәм шул вакыттан бирле ул Первомайский урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.
Бу катлаулы фәнне һәркем дә бер тында үзләштерә алмыйдыр, мөгаен. Галина Владимировнаның укучылары бу яктан бәхетле. Аның беренче дәресләреннән, чараларыннан ук аның талантлы укытучы икәнлеге күренә. Дәресләре эчтәлекле булуы, ныклы дисциплинасы, иң авыр мәсьәләләрне чишүдә ныкышмалы эшләүләре белән аерылып тора. Ул класс җитәкчесе дә булып тора. Мәктәп администрациясе аңа бик гади классларны бирми, чөнки Галина Владимировнаның уңышка ирешәчәгенә беркем дә шикләнми. Ул балалар белән эшне шундый итеп оештыра, укучылар коллективның да кадерен белә, укуда да тырыша. Балалар укытучылары аларны беркемнән дә кыерсыттырмас, шул ук вакытта алардан да катгыйлык таләп итәрен белә.
Галина Владимировна, коллегаларының бертавыштан әйтүе буенча, чын Укытучы талантына ия – ул нинди генә авыр укучы булмасын, һәр бала белән уртак тел таба белә, моңарда аңа педагогның үзенең дә кайчандыр бала булуы турында онытырга тиеш түгеллеге турындагы эчке инануы ярдәм итәдер, мөгаен.
Ул үзенең тәрбияләнүчеләренә никадәр көч һәм егәрлек сала, аларга математика законнарында гына түгел, тормышта да ничек дөрес һәм гади фикерләргә, яшәргә өйрәтә.
Математиклар – үзләренең саннарыннан башка тирә-яктагы бернәрсәне күрми торган кешеләр дигән фикер бар. Әмма бу сүзләр безнең героебызга кагылмый. Ул – чын-чынлап иҗади шәхес: коллегаларының һәм дусларының юбилейларында күрсәткән сәхнә образлары, үз өенең йортында, шулай ук мәктәп территориясендә утыртылган чәчкә түтәлләре, ул бәйләгән әйберләр – барысы да соклану уята һәм талантлы кешенең һәрнәрсәдә талантлы булуын тагын бер кат раслый.
Без барыбыз да балачак иленнән, өлкән тормышта һәркайсыбыз әти-әниебез өйрәткәнчә яшәргә тырыша. Галина Владимировна – искиткеч педагог, тынгысыз әни, хәстәрлекле картәни.
Балалары әниләрен уңышлары белән сөендерә. 2012 елда кызы Ирина мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалына укырга керә, аны ике кызыл диплом белән тәмамлый. БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Стәрлетамак шәһәре территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты булып эшли башлый, кияүгә чыга, әлеге вакытта ир бала тәрбияли. Улы Данила 9 классны тәмамлаганнан соң Ишембай нефть колледжына укырга керә. Өченче курста уңышлы укып йөри.
Галина Владимировна турында сөйләгәндә, аның шәхси сыйфатларын билгеләми китү мөмкин түгел: ул итагатьле һәм мәрхәмәтле, тырыш, эш сөючән һәм эчкерсез. Аңардан нәрсә дә булса үтенергә кирәкми, чөнки ул коллегаларының проблемаларын белеп тора һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Аның өчен “өлкән яшьтә булу, ару” дигән сүзләр юк кебек.
Күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен педагог район мәгариф бүлегенең Грамоталарына, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Русия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы Почет грамоталарына лаек була.
Хезмәт елларында Галина Владимировна бай тәҗрибә туплый, аны даими рәвештә район, мәктәп укытучылары белән бүлешә, яшь укытучыларга тапшыра. Күп еллар дәвамында район математика укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе булып тора.
Ул җәмәгать эшен дә теләп башкара, күп тапкырлар сайлау кампанияләре вакытында участок сайлау комиссиясе секретаре итеп тәгаенләнде.
Аның белән таныш булган һәркем бу гаҗәеп ханым янында үзеңне бик җиңел хис итәсең, көч-куәт аласың, диләр. Галина Владимировнаның язмышы гади булмый, ләкин аны беркем дә һәм беркайчан да начар кәефле, тормышка үпкәләгән чагын күрмәс. Киресенчә, ул теләсә кемне үзенең күтәренке рухлы булуы белән сокландыра ала.
М.Волошин болай дигән: “Тормыш – бертуктаусыз нәрсәне дә булса өйрәнү. Таягыңны ал да алга атла!” Менә шулай өлкәннәрне ихтирам итеп, яшьләрне тәрбияләп, якыннары турында хәстәрлек күреп тормыш буйлап атлый.
Бу көннәрдә Галина Заикина күренекле юбилеен билгели! Мәктәп администрациясе, педагогик коллектив, укучылары һәм аларның әти-әниләре аны шушы матур бәйрәме белән чын күңелдән котлый! Ихлас күңелдән: “Сезнең дәресләрегез эзсез үтмәде! Сез безнең өчен күтәренке рух һәм һөнәри осталык, эш сөючәнлек һәм мәрхәмәтлелек үрнәге. Үзегездә булган тормыш сөючәнлек һәм оптимизм рухы киләчәктә тагы да артыр дип ышанабыз. Юбилеегез белән Сезне!” диләр алар.
Фото гаилә альбомыннан алынды.