Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2021, 13:47

“Кышкы Шәйморатов уеннары” гөрләп узды

Чара Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Кубогына оештырылды.

16-18 февраль көннәрендә Уфа шәһәренең полилингваль күппрофильле мәктәпләрендә һәм Рәми Гарипов исемендәге гимназиядә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара – Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Кубогына “Кышкы Шәйморатов уеннары” үткәрелде. Аны ябу тантанасында республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов катнашты.
16 февральдә 162нче "Смарт" полилингваль күппрофильле мәктәбе базасында уеннарны тантаналы ачу үтте. 17 февраль көнне 44нче полилингваль күппрофильле мәктәптә Бөек Ватан сугышы һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе тарихын белүгә интеллектуаль квест узды.
18 февральдә Рәми Гарипов исемендәге гимназиянең “Шоңҡар” спорт комплексында спорт ярышлары үткәрелде. Ярышлар программасы шактый бай булды. Командаларга йөгерү, сикерү, узышу кебек төрле кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке узды. Укучылар үзләренең җитезлеген һәм тапкырлыгын, бердәмлеген һәм командада көрәшә белүен күрсәтте.
“Кышкы Шәйморатов уеннары”н үткәрү нәтиҗәләре буенча 162нче "Смарт" полилингваль күппрофильле мәктәбе командасы җиңүче булды.
Җиңүчеләр командасына тантаналы рәвештә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге күчмә кубок тапшырылды. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: pravitelstvorb.ru


Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: