Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 февраль 2021, 16:24

“Кышкы Шәйморатов уеннары”на старт бирелә

Әлеге чара Ватанны саклаучылар көненә багышлана.16-18 февральдә Уфаның күппрофильле полилингваль мәктәпләрендә, шулай ук Рәми Гарипов исемендәге гимназиядә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Кубогына “Кышкы Шәйморатов уеннары” узачак. Әлеге чара Ватанны саклаучылар көненә багышлана.


Төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, уеннар өч этапта узачак. Бүген полилингваль күппрофильле 162нче “Смарт " мәктәбе базасында уеннарны тантаналы ачу, концерт, җыр һәм сафка тезелеп атлау, командирлар конкурсы булачак.

Иртәгә шәйморатовчылар 44нче полилингваль күппрофильле мәктәп базасында интеллектуаль квест узачак. Балалар Бөек Ватан сугышы, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе тарихы буенча белемнәрен күрсәтәчәк, бөек полководецларның билгеле цитаталарын белү буенча ярышачак.

18 февральдә командалар Рәми Гарипов исемендәге гимназиянең “Шоңкар” спорт комплексында очрашачак, анда уеннарның иң тиз һәм җитез катнашучыларын ачыклау өчен спорт ярышлары оештырылачак.

Һәр этап башланыр алдыннан 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе хәрби байрагының күчермәсе тантаналы рәвештә уеннар уза торган мәктәп командасына тапшырылачак. Җиңүчеләр Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге күчмә Кубокка ия булачак. Аерым уңышлары өчен уеннарда катнашучылар министрлыкның истәлекле бүләкләрен алачак.

Фото: pravitelstvorb.ru


Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: