Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 февраль 2021, 11:15

Башкорт теленнән БДИ кертелә

Башкортстан мәктәпләрендә башкорт теленнән БДИ кертеләчәк. Тиешле карарга республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров имза куйды.

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгында бу карарның башкорт теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү буенча норматив база булдыруын билгелиләр. Имтиханнарны укучылар бердәм төбәк имтиханы төрендә 2009 елдан алып ел саен тапшыра. Имтихан ирекле нигездә үтә.
Әзерләү һәм чыгымнарны көйләү Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылган. Исегезгә төшерәбез, республикада башкорт теле буенча имтиханнарны Башкортстан мәгариф учреждениеләрендә уздыру турында карар гамәлдә иде инде.
2020 елның сентябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балалар бакчаларында туган тел дәресләрен кертергә тәкъдим итте.
Фото: pixabay.com

Фануз Хабибуллин https://kiziltan.ru/

Читайте нас: