Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 февраль 2021, 18:27

Имтиханнар өчен тагын бер атна өстәлде!

БДИны июльдә дә тапшырып булачак.


Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт пандемия аркасында БДИ тапшыра алмаган укучылар өчен июльдә өстәмә атна кертте. Бу хакта ведомство башлыгы Анзор Музаев белдерде. "Без төрле сәбәпләр белән июньдә төп вакытта һәм резерв көннәрдә катнаша алмаган балалар өчен июльдә өстәмә атна керттек”,— ди Анзор Музаев.

Билгеле булуынча, февраль башында “Рособрнадзор” БДИ үткәрү көннәрен атады.
Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү кампаниясе 31 майда география, әдәбият һәм химия фәннәре буенча сынаулардан башлана, урыс теле буенча имтихан 3-4 июньдә узачак. 11нче сыйныф укучыларына дәүләт аттестациясе үткәрү тәртибе проекты быел төп (31 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә (12-17 июль) БДИ тапшыру чорларын үткәрүне күздә тота.

7 июньдә профильле математика буенча имтихан булачак. Тарих һәм физика — 11 июньгә, җәмгыять белеме — 15 июньгә, биология һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше 18 июньгә билгеләнгән. Чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше 21-22 июньдә узачак. Информатика буенча БДИны шулай ук ике көнгә: 24-25 июньгә бүлгәннәр.

БДИ тапшыру өчен резерв көннәр - 28-29 июньгә һәм 2 июльгә, өстәмә тапшыру вакыты 12, 13, 14 һәм 17 июльгә планлаштырылган. Урыс теле һәм математика буенча чыгарылыш имтиханнары (ГВЭ-11) инвалидлар һәм вузга укырга керергә җыенмаучылар өчен 25-28 майга билгеләнгән. 8 һәм 10 июнь — резерв көннәре, июль һәм сентябрь айларында өстәмә көннәр планлаштырылган.

Фото: sm-news.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: