Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 февраль 2021, 13:03

"Уку йортларын берләштерергә вакыт җитте"

Радий Хәбиров 2020 елда Башкортстанның төп казанышы дип дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге (НОЦ) төзүне атады.

Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында яшь галимнәр, югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре белән очрашуда төбәк Башлыгы аларның барысына да әлеге карарны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм Фәнни-белем бирү үзәген эшләүгә зур өлеш кертүләрен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, бу - республика мәгарифен һәм фәнен үзгәртеп кору юлында беренче адым.

«Безнең лаеклы кадрлар, фәнни мәктәпләр һәм алга омтылыш өчен кирәк булган барлык нәрсә дә бар. Ләкин көндәшлек тә кискенләшә. Безнең республика тирәсендә көчле фәнни-мәгариф комплекслары, федераль университетлар урнашкан. Бу юнәлештә көч салмасак, киләчәктә без көндәшлеккә каршы көрәштә җиңелә алабыз. Безгә кайбер югары уку йортларының, аерым алганда, Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университетының көчләрен берләштерү турында уйларга вакыт җитте. Стереотипларны бетергәндә генә яңа казанышларга ирешү мөмкин", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта ул республика Фәнни-белем бирү үзәген бөтен ил буенча шундый үзәкләр арасында беренче бишлеккә күтәрү бурычын куйды. Башкортстан Башлыгы белем экспортының һәм чит ил студентларын җәлеп итүнең мөһимлеген ассызыклады. Бу мәсьәләдә студентлар кампусын булдыру зур роль уйнарга тиеш.

Очрашу барышында фәнни оешмалар һәм республиканың алдынгы югары уку йортлары вәкилләре үзләренең казанышлары һәм эшләнмәләре турында сөйләде.

Радий Хәбиров шулай ук төбәкнең фәнни җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре – Русия фәне көне белән котлады һәм Русия Президенты Владимир Путинның 2021 елны "Фән һәм технологияләр елы" дип игълан итүен искәртте.

Очрашу ахырында республика Башлыгы фәнни җәмәгатьчелек вәкилләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: Башинформ

Автор: Резеда Галикәева
Чыганак:https://kiziltan.ru
Читайте нас: