Стэрлебаш чишмэлэре
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 февраль 2021, 13:28
САЛКЫНДА МӘКТӘПКӘ БАРМАСКА МӨМКИН
Синоптиклар әйтүенчә, бүген һәм иртәгә һава температурасы -32 ... -35 градуска җитәчәк.
Мондый һава торышында мәктәп балалары дәресләргә килмәү хокукын куллана ала. Федераль стандарт буенча, авылдагы башлангыч сыйныф укучылары һава температурасы -23 градус, шәһәрләрдә -25 градус булса, мәктәпкә бармаса була. Урта сыйныфлар (5-9 класслар) авылларда -25 градус температурада, шәһәр җирләрендә -27 градус температурада дәресләрдән азат ителәләр.
Өлкән сыйныф укучылары өчен башка стандартлар билгеләнде: максималь температура авыл мәктәпләре өчен -30 градус, шәһәр мәктәпләре өчен -32 градус дип санала. Игътибар итегез, мәктәпләр теләсә нинди һава торышында эшләвен дәвам итәләр. Дәресләргә килү-килмәү турында соңгы карарны ата-аналар кабул итә. Класста бер бала булса да, укытучылар дәресләрен алып баралар.
Фаткуллин Рәдиф.
https://rbsmi.ru/
.
Фото: https://rbsmi.ru,
Читайте нас:
Новости партнеров
Был стипендия кемдәргә түләнә?
На уровне молекул
Азык-төлеккә талон системасы кертелергә мөмкин