Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 февраль 2021, 13:11

Балалар туклануы контрольгә алына

1 марттан укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзәк оештырыла.

Русия Мәгариф министрлыгы 1 марттан башлангыч сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча мәгълүматны күзәтеп торачак үзәк ачарга планлаштыра. Бу хакта Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мониторинг үзәге 2021 елның 1 мартыннан министрлык карамагындагы Яшь физиологиясе институты базасында эшли башлаячак. Үзәк министрлыкка кече яшьтәге мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча җыелган мәгълүматны системалаштырырга ярдәм итәчәк.
Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко сүзләренә караганда, министрлык якын арада мониторинг үзәге функцияләрен билгеләячәк. Аерым алганда, ул туклануны оештыруның төбәк стандартларын эшләүгә бәйле мәгълүматлар белән эшләячәк.
Мәгариф министрлыгы кайнар ашны оештыру турында негатив бәяләмәләрне күзәтү буенча мәгълүматлар белән эшләүгә аерым игътибар бирә, дип белдерә Глушко.
“Без ата-аналарга рәсми битләрдә, ата-аналар чатларында, әйтик, тәэмин итүчене алыштыру, продукциянең сыйфатын яхшырту буенча нинди чаралар күрелүе турында аңлатырга тиеш. Бу хакта кешеләр мөрәҗәгатьләренең нәтиҗә бирүен күрсеннәр өчен хәбәр итәргә кирәк”, — матбугат хезмәте Глушконың сүзләрен китерә.
Билгеле булуынча, Русиянең 350гә якын мәктәбе бушлай кайнар аш белән тәэмин итүгә әзер түгел.

Фото: resbash.ru
Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/
Читайте нас: