Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2021, 13:49

“Игелекле шимбә" акциясендә катнашыгыз!

Иртәгә Башкортстанда мәктәп укучылары өчен игелекле чара узачак.

30 гыйнварда мәктәп укучылары өчен “Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсының традицион “Игелекле шимбә” акциясе оештырыла. Мәктәп укучылары өчен ул конкурсның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемендә узачак. Акциянең максаты — укучыларны волонтерлык эшчәнлеге белән таныштыру, үз төбәгендә ирекле хәрәкәткә җәлеп итү.

Укучылар халыкка коронавирус инфекциясеннән вакциналануның файдасы турында хәбәр итүгә юнәлтелгән “Без бергә кайгыртучанлык белән" флешмобында катнаша ала. "Антитәнчекләр белән дуслаш" шигырь марафоны кысаларында укучылар үзләренең иҗади сәләтен күрсәтә һәм вакциналануның файдасы турында шигырьләр иҗат итә алачак.

Якшәмбе мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре “Якшәмбедә гаилә белән” акциясе кысаларында "МыВместе” үзара ярдәмләшү Бөтенрусия акциясе волонтерларына кушыла һәм үз туганнарына, яки өлкән күршеләренә азык-төлек китерә ала.

Үткәрелгән чараларның фото һәм видеоматериалларын укучылар үзләренең социаль челтәрләрендә һәм “Зур тәнәфес” конкурсының төркемендә #Добраясуббота һәм #Большаяперемена хэштеглары белән бергә бастырып чыгара алачак.

“Игелекле шимбә” акциясендә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша ала.

Фото: zabshkola.ucoz.net

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: