Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2021, 10:58

Иң күп “Үсеш ноктасы” үзәкләре Башкортстанда ачыла

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-Корылтайга Юлламасында мәгариф өлкәсендәге мөһим бурычларга тукталды.

Республика Башлыгы ассызыклавынча, шундый бурычларның берсе – заманча белем бирү мохитен формалаштыру. Бу җәһәттән ул республикада мәктәпләр һәм балалар бакчаларының күпләп төзелүен билгеләп үтте.
“Узган ел балалар бакчалары төзү буенча рекордлы булды, аларның 25е сафка кертелде. Барлык районнарда һәм шәһәрләрдә ике ел эчендә 175 “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге ачылды. 2024 елга алар 813 булачак. Бу Русия Федерациясе төбәкләре арасында иң зур сан. Аларда балалар санлы технологияләрне үзләштерә, командада эшләргә өйрәнә, конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашырга әзерләнә”, — диде төбәк җитәкчесе.
Агымдагы елда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) чемпионаты финалы Башкортстанда узачак. Радий Хәбиров бу форумны югары дәрәҗәдә уздырып кына калмыйча, аңа әзерләнгән база нигезендә бизнес-мирас булдырырга, стартаплар, яшь профессионалларның мөһим проектлары, кече предприятиеләр ачу өчен әзер мәйданчыклар булсын өчен тырышырга кирәклеген билгеләп үтте.
Узган елда БДИга әзерләнү өчен хәлләр катлаулы булуга карамастан, йөз балл җыючыларның саны арткан. Алар 2019 елда 111 булса, 2020дә – 127.
“Бу егетләр һәм кызлардан үрнәк алырга кирәк. Алар белемлеләр һәм максатчаннар өчен бернинди дә киртәләр юклыгын расладылар”, — диде Радий Хәбиров.

Фото: news.myseldon.com

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: