Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 гыйнвар 2021, 12:06

Янә ЕГЭ турында

Урыс теле буенча ЕГЭ (бердәм дәүләт имтиханы) урынына чыгарылыш сыйныф укучылары 2022 елда инша яки диктант язачак.

Бу хакта Бөтенрусия мәгариф фонды директоры, РАЕН әгъза-корреспонденты Сергей Комков белдерде.
«Бер елдан соң урыс теленнән ЕГЭ булмаячак: аны традицион инша яки бердәм бөтенрусия диктанты белән алыштырачаклар», - дип сөйләде ул.
Галим искәрткәнчә, ЕГЭны бетерү процессы Русиядә озак барды: башта дүрт мәҗбүри имтихан булды, аннары - ике, шуннан соң мәҗбүри предмет сыйфатында бары тик урыс теле генә калды.
Әмма Русиянең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы, Мәскәүнең 109нчы мәктәбе директоры Евгений Ямбург ЕГЭ бетерелми дип саный. "Беркем дә ЕГЭны гамәлдән чыгармаячак, чөнки белемнәрне тикшерүнең бу формасын берни белән дә реаль алыштырып булмый. Бик күп яшьләргә провинциядән килеп мәртәбәле югары уку йортларына укырга керер өчен ЕГЭ тапшыру - бердәнбер мөмкинлек һәм яхшы социаль лифт", - дип аңлатты ул.
Алдагы чыгарылышларда Сергей Комковның ЕГЭны гамәлдән чыгарырга әзерләнү турындагы сүзләрен китергән идек. Аның сүзләренчә, югары уку йортлары инде 2021 елда ук кабул итү имтиханнарын кертә башлаячак. Тарихчы һәм Русиянең атказанган укытучысы Александр Снегуров якын арада 9нчы сыйныф укучылары өчен ОГЭны да (төп дәүләт имтиханы) бетерергә мөмкиннәр, дип белдерде.

Фото: РИА Новости.

Идрис Саитгалеев https://kiziltan.ru/

Читайте нас: