Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 гыйнвар 2021, 13:00

Мәгариф министры зур җыелыш үткәрә

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнашлыгында республиканың ата-аналар җыелышы 22 гыйнварда үткәреләчәк.

Дата һәм вакыт - 22 гыйнвар 17.00. Җыелыш 17 сәгатьтә башланып, онлайн дискуссия форматында узачак. Җыелыш барышы Республика мәгариф һәм фән министрлыгының YouTube каналында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә Министрлыкның рәсми төркемендә туры эфирда күрсәтеләчәк. Чараны педагогика докторы, профессор Раил Асадуллин алып барачак. Министр белән диалогка ата-аналар җәмәгатьчелеге һәм мәгариф оешмалары вәкилләре дә кушылачак. Теләк белдерүчеләр Мәгариф һәм фән министрына 21 гыйнварга кадәр берничә юл белән алдан сорау бирә алачак: - электрон почта адресына: [email protected]; Мәгариф һәм фән министрлыгының социаль челтәрләре аша; Министрлык карамагындагы яшьләр советының социаль челтәрләре аша.

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: