Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 гыйнвар 2021, 11:31

Вузларда бюджет урыннары артты

Бюджет урыннарының күпчелеге булачак педагоглар өчен бүленгән.

2022-23 уку елында Русия вузларында 588 меңнән артык бюджет урыны булачак. Тиешле боерыкка Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков кул куйган.
Документ нигезендә, барлык мәгариф дәрәҗәләре буенча урыннар саны, узган ел белән чагыштырганда, 11561гә арткан. Мәсәлән, 340 мең урын — бакалавриатка, 124,5 мең — магистратурага, 86 мең урын специалитетка бүлеп бирелгән.
Бюджет урыннарының иң күп өлеше, 75 меңнән артыгы, педагоглар әзерләүгә бүленгән. Аннан IT-өлкәсендәге белгечләр килә — 47 меңнән артык урын, шулай ук агросәнәгать комплексы секторы һәм медицина — һәр юнәлешкә 28 меңнән артык урын каралган.

Фото: Пиксабай
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак:https://kiziltan.ru
Читайте нас: