Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 гыйнвар 2021, 17:44

35 яшькә кадәр бушлай укый аласыз!

Бюджет исәбенә югары белем алучыларның яшен арттырырга ниятлиләр.

Русия Дәүләт думасында ЛДПР депутатлары бюджет исәбенә югары белем алучыларның яшен арттырырга ниятли. Әгәр закон кабул ителсә, кешеләр 35 яшь тулганчы бушлай белем алачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2020 елның декабрендә “Яшьләр сәясәте турында” Закон кабул ителде, анда “яшьләр” категориясенә 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге кешеләр керә дип билгеләнде.

Авторлар фикеренчә, “студентлар яшен арттыру яшьләрнең күбесенә югары белем алу һәм һөнәри әзерлек узу мөмкинлеге, шулай ук үз белемнәрен, компетенцияләрен һәм, гомумән, тормыш дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге бирәчәк”.

Яңа закон проектын якын арада Дәүләт думасына кертү планлаштырыла.

Фото: activityedu.ru

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: