Русия Президенты Владимир Путинның май указлары кагылмаган бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 1 октябрьдән 4,3 процентка арттырачаклар.
Үзгәрешләр автоном, бюджет һәм казна федераль учреждениеләре хезмәткәрләренә, аерым алганда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларындагы юристларга, кадрлар бүлеге белгечләренә, бухгалтерларга һәм няняларга кагылачак.
Агымдагы ел башында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Русия өчъяклы комиссиясе төбәкләргә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын, ким дигәндә, 4,3 процентка арттыру буенча тәкъдимнәр юллады.
Бу максатларга акча төбәк һәм муниципаль хакимиятләр тарафыннан салынырга тиеш. Моннан тыш, хезмәт хакларын арттыру өчен акча федераль бюджеттан да каралган.