Мәгариф
7 август 2019, 09:30

Русия мәктәпләрендә яңа дәрес! Нинди ул?

1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә яңа дәрес укыта башлаячаклар. Укыту программалары һәм дәреслекләр инде әзер, бөтен төбәкләрдә шахмат педагоглары әзерләнә.

Башлангыч сыйныф укучыларын мотлак рәвештә шахмат уенына өйрәтәчәкләр.


Берничә төбәктәге эксперименталь шахмат проектлары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм чиновниклар бу фәнне илнең барлык белем бирү учреждениеләрендә дә укыту турында карар кабул итте.


Мәгариф министры Ольга Васильева билгеләп үтүенчә, чит илләрдә шахмат дәресләре укучы балаларның өлгереш күрсәткечләрен 35-40 процентка арттыра. Бу интеллектуаль уен баланы үстерә.


Беренче сыйныф укучыларының шахмат дәресләре 33 сәгать тәшкил итсә, икенче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр балалар 34 сәгать шөгыльләнәчәк. Ягъни атнага бер дәрес укыячаклар.

Энҗе Ибраһимова.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас