Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 март 2019, 14:26

Укучылар “Җиңү тарихлары” туплый

9 мартта республикада патриотик акция старт алачак.

Әлеге чараны Мәгариф.ю Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары, Матбугат һәм киңкүләм мәглүмат чаралары агентлыгы, “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе оештыра.
Кичә “Башинформ” агентлыгында оештыру комитетының акцияне уздыру буенча йомгаклау утырышы үтте. Аны республика җитәкчесе Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова җитәкли.
Акциянең максаты — Башкортстан халкының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгын мәңгеләштерү. Акция нәтиҗәләре буенча “Җиңү тарихлары” видеоархивы белән бердәм республика портал булдырылачак.
Әлеге акциядә республика мәктәпләренең 8-11нче сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашачак. Алар ветераннар белән очрашып, аларны видеога төшерәчәк һәм материалларны оештыру комитетына тапшырачак. Соңыннан БСТ командасы мәктәп укучылары яздырган әңгәмәләрдән фильм әзерли. Ул Җиңү көне — 9 майда күрсәтеләчәк.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас: