Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 февраль 2019, 11:45

Видеоязмалар телгә мәхәббәт тәрбияли

Сайтларсыз хәзер тормышны күз алдына да китереп булмый. Файдага булсын өчен белеп эш итәргә генә кирәк. Алар аша файдалы мәгълүматлар алырга, китаплар укырга, телебезне камилләштерергә мөмкин.Соңгысына килгәндә, моны берничә ысул белән эшләп була: татарча җырлар тыңлап, кинофильмнар яисә кыска гына кызыклы видеолар (яшьләр телендә — вайннар) карап. Монда видеоблогерлар ярдәмгә килә. Ләкин шуны да истә тотыйк: аларның барысы да файдалы киңәшләр бирми.

Ә менә республикабызның иң өлкән видеоблогеры, беренче нәнәй-вайнер Тәслимә апа (taslima_apa) һәм оныгы Гөлдәрия Гыйззәтуллина (doriana_kenaz) — туган телгә, авыл тормышына яшьләрдә чынлап торып мәхәббәт тәрбияли. Тормыштагы гади генә хәлләрне, очракларны кыска гына видеоязмаларда тасвирлый.
— Биш-алты ел элек “Инстаграм” челтәре барлыкка килә башлагач, мине ул кызыксындырды, шундук үзләштерә башладым. Башта үзем өчен генә видеолар төшердем, ә инде ике ел элек нәнәй белән беренче вайнны куйгач, кешеләрдә кызыксыну уянды һәм алар, тагын да кызыклы вайннар төшерегез әле, дип сорый башлады, — ди яшь режиссер, видеоблогер Гөлдәрия.
Аларның беренче вайннары, чынлап та, кызык өчен генә төшерелә. Ләкин “Инстаграм” яшьләрендә шундук кызыксыну уята.
— Кызыма ашарга салдым, ашамый. Кыстап карыйм, алай да булмый. Аптырагач, “Ашамасаң, ирең хәерче була”, дигән идем, ашый башлады. Шул очрак кызык булгач, төшерергә булдык, — дип исенә төшерә иң беренче вайннарын Тәслимә апа.
Тәслимә апа Бүздәк районының Аланлы авылында ялгызы гомер кичерә. Ә инде ялларда оныклары кайтса, Тәслимә апаның өе шау-гөр килеп тора.
Хәзер инде видео төшерү белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә блогерлар. Кызыклы очраклар белән бергә видеоларына мәгънәви фикер дә кертергә тырыша алар.
— Моның белән җитди шөгыльләнә башлагач, элегрәк аена бер, ике атнага бер видеолар кертсәк, хәзер инде көн дә нәрсә булса да урнаштырырга кирәк дигән фикергә килдек, — ди алар.
Тәслимә апаның күрше-тирәсе дә әби-вайнерның яңа шөгылен үз итә. Хәтта үзләре дә ярдәм кулы сузып, вайннар төшергәндә блогерларга кулларыннан килгәнчә ярдәмләшә.
Әйткәндәй, Гөлдәрия, вайннар төшерүдән тыш, иҗат белән дә шөгыльләнә. Шигырьләр яза, җырларга да ярата. Әтисенең якты истәлегенә багышлап язылган җырга клип та төшерәләр, күпләрнең күңеленә хуш килә ул.
“Инстаграм” челтәрендә ул үзенең иҗат җимешләре белән дә уртаклаша, уй-фикерләрен мәкаләләрендә тасвирлый.
Бүген блогерларны чит төбәктә дә карыйлар. Хәтта шалтыратып, нәнәй-вайнерның хәлләрен дә белеп торалар икән.
— Минем яшьтәге әбиләр шалтыратып, оныгыгыз шәһәрдә яши бит, аны татар теленә ничек өйрәттегез? — дип сорыйлар. Сезнең видеоларыгызны карап, минем оныклар да татар телен өйрәнә хәзер, дип тә шалтыраталар, — ди Тәслимә апа.
Яшь буынның яңа технологияләр белән мавыгуы үзе мактауга лаек булса, Тәслимә апаның бу юнәлеш белән мавыгуы — күпләр өчен үрнәк.
Энҗе ИБРАҺИМОВА.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: