Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2019, 16:57

Һай, педагог, һай да укытучылар!

Кыйгы районының Ләүзә авылында ике укытучы 8 яшьлек кызны мәктәп автобусына кертмәгән.

"Син мәктәп автобусында йөртелергә тиешле балалар исемлегендә юксың", - дип аңлаткан алар үзләренең бу кылыгын.


Нәтиҗәдә, кызчыкка салкын көндә авылның икенче башына җәяү кайтырга туры килгән. Баланың әнисе, бу гаделсезлеккә түзә алмыйча, прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Тикшерү башланган.


Мәктәп җитәкчелеге шунда ук үз хатасын таныган. Мәктәп автобусында йөртелергә тиешле укучыларның исемлеге яңадан каралган, төзәтелгән.


Ачы салкында баланы урамда калдырган ике укытучыга да ямьсез кылыклары өчен җавап бирергә туры килгән.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: weacom.ru сайтыннан
Читайте нас: