Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 февраль 2019, 01:13

Җәйге лагерьларга электрон сертификат алып булачак

Ата-аналар гаризаны сайт аша җибәрә ала.

Республикада “Ял һәм сәламәтләндерү өлкәсендәге хезмәтләргә мохтаҗ балаларны һәм үсмерләрне исәпләүнең бердәм системасы” эшли.
Андый система ялга мохтаҗ балаларның исәбен белү һәм исемле электрон сертификатлар бүлү өчен оештырыла. Аның төп бурычы — балалар лагерена, шифаханәләргә исемле сертификатлар бүлүне һәм тапшыруны оештыру, балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыруның исәбен алып бару, бирелгән һәм кулланылган сертификатларның статистикасын булдыру.
Бу системада биш кабинет каралган: дәүләт власте органнары, мәгариф бүлекләре, предприятиеләр, лагерьлар һәм ата-аналар өчен.
Ата-аналар баласына ял итү өчен лагерьны, сменаны үзләре сайлап, гариза бирә ала. Моның өчен сайтка кереп, “Республиканың сәламәтләндерү учреждениеләренә сертификатларны электрон рәвештә бүлү” категориясен сайларга һәм ата-ана буларак теркәлергә кирәк.
Республикада 104 шәһәр яны лагерьлары эшли. Ял итәргә һәм сәламәтлеген ныгытырга яраклы 458 мең бала бар.
"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Gazeta-tula.ru.


Читайте нас: