Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 февраль 2019, 13:05

Иң зур мәктәп – Стәрлетамакта

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин Стәрлетамакта 1225 урынга исәпләнгән 23нче мәктәпне файдалануга тапшыруга әзерлек барышы белән танышты.

Мәгариф учреждениесенең гомум мәйданы – 18 мең квадрат метр. Объект “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” программасы кысаларында төзелгән. Төзелеш тәмамланган, мәктәп бу айда ачылачак.
Дүрт катлы бинада 495 урынлык тамашалар залы һәм 420 кешегә исәпләнгән ашханә урнашкан. Спорт залларында кирәк-яраклар, киенү-чишенү, душ, тренерлар, чаңгы саклау бүлмәләре бар. Медицина блогы табиб, процедуралар, прививка ясау һәм стоматология кабинетларын үз эченә ала. Аз мобильлеләр өчен бина лифтлар белән җиһазландырылган.
Укучылар заманча интерактив комплекста һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре кабинетында тиешле белем алу мөмкинлегенә ия булачак. Ял итү өчен мәктәптә “кышкы бакча” һәм музей урнаштырылган.
Проект авторлары заманча мәгълүмат үзәгендә методик эш белән шөгыльләнә алачак педагоглар өчен уңайлылыкны да кайгырткан.
Үз хәбәрчебез.

"Кызыл таң" гәзитеннән.



Читайте нас: