Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 февраль 2019, 14:43

Безнең алты вуз — иң яхшылар исәбендә

Русия югары уку йортлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге бәяләнде.

Русиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы узган елда илнең югары уку йортлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләде. Мониторинг күрсәтүенчә, иң нәтиҗәле вузлар исәбенә Башкортстанның алты югары уку йорты да керде.
Тикшеренүләр төбәкнең 29 югары уку йортында, 19 филиалны да кертеп, нигездә, җиде күрсәткеч буенча үткәрелде. Вузның укыту, фәнни-тикшеренү, халыкара һәм финанс-икътисади эшчәнлеге, укытучыларның хезмәт хаклары, укуны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру һәм өстәмә юнәлешләр игътибарга алынды.
Республиканың алты югары уку йорты әлеге җиде күрсәткеч буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Болар — УДНТУ һәм аның Салаваттагы филиалы, БДМУ, УДАТУ һәм БДУның Стәрлетамак һәм Сибай филиаллары.
Шулай ук, белгечләр төбәктәге студентлар исәбен дә санады. Әлеге вакытта республика вузларында, бакалавриатны, специалитет һәм магистратураны да кертеп, 103834 кеше белем ала.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: