Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2019, 11:21

Радий Хәбиров: "Балаларның йокысы туйсын!"

Бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәгариф министрлыгына биш көнлек уку атнасына күчү мәсьәләсен озакка сузмаска кушты.

— Мәгариф форумында бу идея хупланды. Ул Мәгариф министрлыгы белән берлектә уйланган иде.
Карар кабул ителде. Шуңа күрә дүртенче чиректән мәктәпләрнең күпчелеге биш көнлек уку атнасына күчәргә тиеш. Ә 1 сентябрьгә — барысы да! Бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшли башлагыз.
Балаларның йокысы туйсын, күбрәк ял итсеннәр, ата-аналары белән бергә озаграк булсыннар, — диде республика Башлыгы.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: fotojoin.ru


Читайте нас: