Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 гыйнвар 2019, 13:52

Мәктәп җитәкчеләренең беренче форумы уза

Анда мәгарифнең иң четерекле мәсьәләләре каралачак.

1 февральдә Конгресс-холлда мәктәп җитәкчеләренең беренче форумы узачак. Анда 700дән артык кеше: мәктәп директорлары, урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, власть органнары вәкилләре, һөнәри конкурста җиңүче педагогларның катнашуы көтелә.
Форум кысаларында “Мәгариф” гомумдәүләт проекты, авыл мәктәпләренә укытучыларны җәлеп итү, сәләтле балаларга педагогик ярдәм күрсәтү, мәктәптә балалар хәвефсезлеге, укучыларны тукландыру мәсьәләләре каралачак.
Шулай ук, чарада халыкара һәм Бөтенрусия олимпиадаларында җиңүчеләр арасыннан, Башкортстан Республикасы Башлыгы премиясен алучы укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү дә оештырылачак.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас: