Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 гыйнвар 2019, 15:53

“Акыллы” мәктәп формасы уйлап тапканнар

Дәрестә йоклап китсәң, ул уята да белә.

Кытайның берничә провинциясендә 2016 елдан “акыллы” мәктәп формасы сынау үтә башлаган. Укучылар өчен махсус тегелгән киемгә чиплар урнаштырылган һәм ул күптөрле функцияләр башкара ала.
Гуйчжоу һәм Гуанси-Чжуань провинцияләре укучылары мәктәпкә киеп йөри торган форма ата-аналарга баланың кайда булуын, мәктәпкә килү-китү вакытын, ул сатып алган әйберләр турында "хәбәр итә". Шулай ук, укучының хәлен-сәламәтлеген күзәтү астында тота, хәтта бу “акыллы” кием, бала дәрестә ялгыш йоклап китсә, уятырга да сәләтле.
Андый мәктәп формасын 500 тапкыр юарга була, ул югары градустагы суда да үз функцияләрен югалтмый.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: Onlyuniform.en.ecplaza.net
Читайте нас: