Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 гыйнвар 2019, 18:48

Башкалада туган телләр буенча олимпиада бара

Җиңүчеләр иртәгә билгеле булачак.

Кышкы каникул көннәре дәвам итүгә карамастан, туган тел сөюче укучылар белемнәрен сынап карарга башкалага җыелды. Район һәм шәһәр күләмендә узган бәйгедә җиңүчеләр төбәкара һәм төбәк этабында сынау тотачак.
Башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада - Рәми Гарипов исемендәге 1нче интернат-гимназиядә, татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк олимпиадасы Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә уза.
Ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр өч биремне үтәргә: бирелгән тема буенча инша язарга, викторина сорауларына җавап бирергә һәм телдән сөйләү буенча осталыкларын күрсәтергә тиеш.
Җиңүчеләр иртәгә бәйгенең йомгаклау тантанасында билгеле булачак.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: