Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 декабрь 2018, 13:33

Илдә данлы алар!

Русиянең иң яхшы 100 мәктәбенең берсе — Стәрлебашта. Санкт-Петербург шәһәрендә “Киләчәк мәктәбе. Русиядә яңача белем бирү проблемалары һәм перспективалары” VII Бөтенрусия белем бирү форумы узды. Бу форумда белем бирү оешмалары арасында иң яхшылар билгеләнде. Республиканың Стәрлебаш районы Стәрлебаш башлангыч мәктәбе “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе” исемен һәм алтын медаль яулады. Мәктәп директоры Гүзәл Хөсәенова “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе директоры” исемлегенә кертелде һәм ”Ел директоры – 2018” исеменә лаек булды.

Стәрлебаш авылы уртасында урнашкан бу мәктәп­тә 300 бала белем ала. Мәктәп соңгы елларда “Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында һәр балага ачылырга, үз-үзен күрсәтергә, сәләтен ачыкларга, үсте­рергә ярдәм итәргә” дигән программа буенча эшли.
Белем һәм әхлакый тәрбия бирүче, сәләтле балалар белән эзлекле эш алып баручы, сыйныфтан тыш чараларда актив катнашучы педагоглар эшли биредә. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мәк-тәп күп еллар дәвамында төрле конкурсларда җиңүче исемен яулап килә. Мәсәлән, соңгы елларны гына алсак та, 2016 елда районда үткәрелгән “Сәләтле балалар белән эшләү” рейтингында һәм 2017 елда Стәрлебаш районында узган “Иң уңайлы, җыйнак гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль конкурсында җиңүче булды мәктәп. “Юннат — 2017” Бөтенрусия конкурсында 2нче урын алды һәм көмеш медаль белән бүләк­ләнде.
Ә Санкт-Петербург шә­һәрендә мәктәп эше Русия Дәүләт думасының Мәга-риф һәм фән буенча комитеты, Федерация Советы­ның Фән, мәгариф, мәдә­ният буенча комитеты, Русия Укытучылары һәм мәктәп директорлары милли ассоциациясе, Халыкара сыйфат һәм маркетинг академиясе, “Профессия – директор” журналы уздырган ярышта алтын медаль белән бүләкләнде, “Русия­нең иң яхшы 100 мәктәбе” исемлегенә керде.
Узган уку елында башлангыч сыйныф укучылары арасында уздырылган Кече фәннәр академиясе фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында район буенча 4 укучы беренче, 9 укучы икенче һәм өченче урыннарны яулады. “Ломоносов укулары” дип аталган XVIII Русия фәнни-гамәли конферен-циясендә катнашкан 12 уку-чының берсе — беренче, ә алтысы икенче, өченче урын­нарга чыкты.
Башлангыч сыйныф уку-чылары арасында Стәрле-тамак шәһәрендә узган VII Республика фәнни-тикше-ренү эшләре буенча “Фәндә беренче адымнар” конкурсында да 15 укучы катнашты. Биредә 3Б сыйныф укучысы Айнур Хәкимов белән 4Б сыйныф укучысы Данис Галиев беренче урын алдылар. Шулай ук биш укучы — икенче, дүрт укучы өченче урын яулады.
Укучыларның фәнни-тикшеренү эше белән эзлекле шөгыльләнүе яңа-дан-яңа үрләр яуларга, яңа белемнәр үзләштерергә этәрә.
Стәрлетамак шәһәрендә үткән “Киләчәккә адым” Республика фәнни-тикшеренү конференциясендә 16 укучы катнашкан булса, алар-ның икесе – Валерия Дәү-ләтшина белән Данис Галиев — беренче, Денис Шәрипов белән Айгөл Хәбибуллина — икенче, Эльвина Мөрәсова, Камила Гәрәева, Айгизә Маннанова өченче урын яулады.
Җиңүләр укучыларны дәртләндерә, тәҗрибә туп­ларга, зур аудиторияләр алдында чыгыш ясарга өйрә-тә.
Урыс теле, математика, тирә-як мохитне өйрәнү фәннәре буенча район күлә­мендәге олимпиада җиңү-челәре арасында 53 укучы­ның 25е — Стәрлебаш башлангыч мәктәбе укучысы. Сигез укучы призлы урын яулады. Районда математиканы иң яхшы белүче Данис Галиев булды. Икенче урында — Морат Хәйбул­лин. Урыс теле буенча призлы урыннарны Дмитрий Егоров, Аделина Вәлиул­лина, Эльза Галимова ал­ды. Тирә-як мохитне өйрәнү фәне буенча да районда беренче урын — Стәр­ле­баш башлангыч мәктәбен-дә. Бу җиңү 4А сыйныфы укучысы Вилдан Йосыповта.
Укучылар даими рәвеш-тә Бөтенрусия, Халыкара дәрәҗәдә узган “Олимпусик”, “ЧИП”, “Кенгуру”, “Политоринг”, “Пятерочка”, “КИТ” конкурсларында катнаша һәм җиңеп чыга.
Стәрлебаш башлангыч мәктәбе гөрләп тора. Мәк­тәп укучылары “Йолдызчыклар”, “Язгы тамчылар”, “Туган телемдә җырлыйм” муниципаль җыр конкурсларында чыгыш ясый. “Русия һәм Башкортстан символикасы”, “Һәр гаиләдә — патриотизм. Минем шәҗәрәм”, “Әти-әнием һөнәре” рәсем конкурсларында яшь рәс­самнар катнаша һәм уңыш­ларга ирешә.
Ә Стәрлебаш башлангыч мәктәбе укучыларының спортта яулаган уңышлары турында аерым язарлык! Чөнки спорт белән шөгыль­ләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Физкультура укытучылары Дамир Ишбулдин һәм Вилдан Мөрә-сов алып барган дә­ресләр-дә һәм түгәрәкләрдә катнашкан укучылар мәктәп данын гына яклап калмый, районны да еракларга таныта.
“Балачак чаңгы юлы” ярышларында 1-4нче сыйныф укучылары чаңгы буенча шәхси беренчелек өчен ярышса, мәктәп директоры Гүзәл Хөсәенова призына үткәрелгән ярышта балалар йөзүдә үзләренең шәхси рекордларын яңарта. Мәктәп ветераны, “Иң яхшы физкультура хезмәткәре” медале кавалеры Кадим Гайсаров исеменә һәр ел саен мәктәптә футбол ярыш­лары үткәрелә. Җиңү­че команда күчмә кубок белән бүләкләнә.
Ел дәвамында ата-аналар белән эш даими алып барыла. Мәктәптә “Әниләр һәм әтиләр конференциясе” бик җанлы үтә. Әти-әниләр балаларының чыгышын күреп шатлана, горурлана, уңышларына сөенә.
“Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә!”, “Әти, әни һәм мин – китап укучы гаилә!” дигән программалар буенча зур эш алып барыла. Биредә исә ата-аналар да зур теләк белән катнаша. Әти-әниләр укучылар бе-лән бергә мәктәп яны участогында яшелчә үстерү, балаларны эшкә өйрәтүдә катнаша һәм аларга үрнәк булып тора.
Мәк­тәп укытучылары һәм аның җитәкчеләре төпле белем алган, ныгынган канатлы, тәрбияле балалар башта — урта мәк-тәп­тә, аннары илебезнең төрле почмакларында үзлә-ренең уңышларын кабатлар, бары тик җиңүләргә генә омтылыр, яңадан-яңа офыклар ачар дип ышана.
Лилия КӘРИМОВА,
Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Читайте нас: