Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 декабрь 2018, 13:03

Мәктәп автобуслары артты

Башкортстанда өстәмә рәвештә 242 миллион сумлык 217 мәктәп автобусы сатып алынды. Бу турыда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Instagram социаль челтәрендә хәбәр итте.

“Балалар автобус юлда ватылып калудан, анда суык яисә пычрак булудан курыкмыйча, мәктәпкә яхшы, уңайлы шартларда йөрергә тиеш. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Бүген республика районнарына 35 яңа автобус җибәрелде. Ел ахырына кадәр муниципалитетлар 217 автобус алачак. Бу максатларга республика бюджетыннан 242 миллион сум бүленде”, – дип яза Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе ноябрьдә үк мәгариф оешмалары балансында торган искергән транспорт проблемасына аерым игътибар бүлгән иде. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада 1289 мәктәп автобусы бар, шуларның 55е авария хәлендә булганга күрә файдаланылмый.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: