Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 декабрь 2018, 11:44

БДИны компьютерда эшләячәкләр

Башта ул информатика буенча кертеләчәк.

Бүген Русиянең Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре буенча БДИ моделе сынавын компьютер төрендә үткәрде. Әлегә БДИда катнашучылар аны кәгазь бланкларда эшли.
Бу технологияләрнең үзенчәлеге — программалаштыру телен һәм төрле программаларны кулланып, барлык биремнәрне дә компьютерда башкару.
— Әлеге вакытта информатика буенча БДИны компьютерда үткәрү мәсьәләсен хәл итәбез. Имтиханның күп өлешен программалаштыру буенча биремнәр алып тора, шуңа да аларны компьютерда эшләү гадәти хәл булырга тиеш, — ди ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов.
Сынап карау имтиханында Русиянең 35 төбәгеннән 3 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты. Унберенчеләр яңа технологияләр белән танышса, имтихан тапшыру пунктлары хезмәткәрләре яңа технологияләр буенча БДИ үткәрүгә әзерлек үтте. Алдагы елда бу технология буенча янә апробация үткәреләчәк, ә 2020 елда ул штатлы режимга кертеләчәк.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас: