Мондый югары бүләкләр болай гына бирелми. Алар артында директор җитәкчелегендә педагоглар һәм укучыларның көндәлек, зур, ныкышмалы, намуслы, тырыш хезмәте, төрле конкурсларда җиңүләре ята. Билгеләргә кирәк, стәрлебашлылар ике этап: “Русиянең иң яхшы 500 мәктәбе” һәм “Русиянең иң яхшы 200 мәктәбе”этапларын үтеп, “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе” номинациясенә эләкте. Аларның күрсәткечләре һәм казанышлары бик әһәмиятле һәм югары булды. Жюри әгъзалары һәм лауреат-коллегалары гаҗәпләнеп билгеләвенчә: “Беренче карашка берни белән дә аерылмаган мәктәп. Гадәти бина. Башкортстан төпкеленнән авыл укытучылары. Ләкин коллективның югары һөнәрмәнлеге һәм укучыларның таланты шулкадәр югары. Абруйлы конкурсларда никадәр җиңүләр. Республика гына түгел, һәм хәтта халыкара конккурсларда да. Сезнең белән сокланырга гына кала...”
Быел Башкортстаннан федераль конкурста катнашуга бары ике коллектив – безнең башлангыч мәктәп һәм 3 санлы Уфа гимназиясе юл яра алган. Анда катнашучыларга таләпләр бик югары булган. Ләкин стәрлебашлылар иң яхшылар арасында югалып калмаган, алай гына да түгел, аерым билгеләнгән. Нәрсә өчен? Төбәк, Бөтенрусия олимпиадаларында, кече фәннәр академияләрендә, конкурсларда, чараларда укучыларның һәм педагогларның югары күрсәткечләре өчен. Белем бирү һәм тәрбия юнәлешләре буенча үткәрелгән мәктәп чараларының эчтәлеге өчен. Ата-аналар берләшмәсе һәм өстәмә белем бирү оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек иткән өчен. Балаларны үстерү өчен мәктәптә уңайлы шартлар тудырган өчен. Укучыларны хезмәт күнекмәләре аша үстергән өчен. Шулай ук Федераль дәүләт белем бирү стандартларын үтәү һәм аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Белем бирү процессы чорында отчетларны вакытында бирү һәм аутсорсинг кертү.
Теләсә кайсы мәктәптә укытучыларга һәм аеруча укучыларга уңайлы булсын, алар монда килергә омтылсын, иртән теләп килсен өчен шартлар тудырылырга тиеш. Ә башлангыч мәктәптә бигрәк тә. Чөнки аларның артабангы тормышы шуңа бәйле. Алар укырга яратырлармы һәм укырлармы? Әйтергә кирәк, монда мондый шартлар һәм үзенчәлекле иҗади мохит тудыра алганнар.
Барлык кабинетлар матур гына түгел, сөю һәм балалар өчен хәвефсез итеп эшләнгән. Монда һәр мизгел – яңа, кызыклы эзләнүләр белән тулы, күңелсезләнергә вакыт юк. Мәктәп белән танышуның беренче көненнән аннан чыгып киткәнгә кадәр һәр көн кызыклы дәресләр һәм чаралар белән тулы. Дәрестән тыш вакытта да тормыш кайный, чөнки педколлектив балаларны кызыксындыра, аларны мавыктыра, конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашуга, мавыктыргыч тирә-як дөньяны белергә җәлеп итә.
300 укучыга 25 укытучы белем бирә, аларның 92,5%ы югары һөнәри белемгә ия, 17 – югары, 7се – беренче категориягә ия.
Үзе “янган” кеше генә башкаларны “кабыза” белә. Башлангыч мәктәп укытучылары, укучылары кебек үк, күпчелек чараларның, шул исәптән, “Ел укытучысы” район конкурсы һәм “Башкортстан укытучысы” республика конкурсында актив катнашучылар. Аларда җиңүчеләр арасында төрле елларда: Гүзәл Хөсәенова, Елена Данилова, Лилия Кәримова, Флүрә Әхмәтвәлиева, Эльвира Иксанова, Эльвира Хөсәенова, Резеда Шәрипова, Гөлнара Жданова, Алсу Хәйбуллина. Мәктәп китапханәчесе Галия Искәндәрова – “Мәктәп китапханәсе-2012” конкурсында җиңүче, “Башкортстан Республикасының иң яхшы китапханәчесе-2012” зональ конкурсында Гран-При иясе.
Укучыларга ныклы белем, укырга теләк һәм осталык, үз максатларын планлаштыра белү, уку эшчәнлегендә аларны куллануга өйрәтү белән бергә мәктәп коллективы балаларда гражданлык-ватанчылык аңы, рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруны, сәламәт яшәү рәвеше, низагсыз аралашу күнекмәләрен, иҗади активлык, хокукый якланганлыкны һ.б. үзләренең төп һәм мөһим бурычы дип саный. Шулай ук мәктәпнең матди-техник базасын артабан ныгыту.
Башлангыч мәктәптә талантлы балалар укуы бәхәссез. Ләкин бу талантны ачыкларга, ә аннары кечкенәләргә үзләрен ачарга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк. Педагогик коллектив моңа уңышлы ирешә. Тәрбияләнүчеләрнең җиңүләрен санап киткәндә генә дә аларның исемнәре тулы гәзит мәйданын биләр иде. Мәктәптә укучыларны җылы, мәрхәмәтле сүзләр белән рухландырып, Грамоталар, Дипломнар биреп кенә калмыйлар, район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровның, директор Г.А.Хөсәенованың, физкультура укытучылары Д.Р.Ишбулдинның, В.М.Мөрәсовның, музыка укытучысы Р.Т.Шәрипованың исемле стипендияләре дә бирелә. Укуда, спорт казанышларында класстан тыш эшләрдә аерылып торган иң яхшы укучыларның фоторәсемнәр белән стендлар – шулай ук балалар өчен дәртләндерү чарасы булып тора.
Югарыда әйтелгәннәрнең барысына да укытучыларның үз эшенә иҗади һәм намуслы мөнәсәбәте, укучыларның тырышлыгы һәм ныкышмалылыгы, ата-аналарның, район хакимиятенең хуплавы ярдәмендә ирешелә. Мәктәптә җылы, чиста, уңайлы, рәхәт булсын өчен барысын да эшләгән техперсонал да моңа үз өлешен кертә.
Һәркем үз эшен җаваплы һәм һөнәри башкарганда һәм аның белән оста җитәкчелек иткәндә генә коллектив күп нәрсәгә ирешә. Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, Русиянең иң яхшы йөз директоры арасына кергән, Русия Федерациясе Президенты премиясе иясе, “Русиянең иң яхшы укытучысы” Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе Гүзәл Абдрахман кызы Хөсәенова коллективка күп еллар җитәкчелек итә. Ул яшь, чибәр, иҗади уйлап табуларга, планнар коруга, идеяләргә оста. Коллектив та аннан калышмый. Димәк, мәктәпнең һәм укытучыларның алга табан атларга һәм... бәлки Халыкара конкурста катнашырга барлык мөмкинлекләре бар. Зур булмаса да, Башкортстанның төпкел авылындагы искиткеч мәктәпне Русиядә генә түгел, аңардан читтә дә белсеннәр әле. Ә кем белә...
Г.А.Хөсәенова педагогик коллектив исеменнән район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровка бүләкне алырга Санкт-Петербург шәһәренә баруны финанс яктан тәэмин иткән өчен ихлас рәхмәт белдерә.
Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.