Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 октябрь 2018, 11:21

Тәнәфесләр озайтылырмы?

Уфа шәһәре хакимиятендәге оператив киңәшмәдә мәктәпләрдә тәнәфес вакытын озайтырга тәкъдим ителде.

Укучылар өчен дәрес арасындагы ял вакытын арттыру күпчелек мәктәп-гимназияләрнең бер сменада укырга күчүенә бәйле. Әле белем учакларында тәнәфесләр 10-15 минут дәвам итә.
— Башкаладагы мәктәп ашханәләренә йөкләнеш артты. Балалар тулысынча тукланып өлгерми, шул сәбәпле аларның сәламәтлегенә зыян килә. Бер сменалы режимда эшләгән белем бирү учреждениеләрендә туклану өчен тәнәфес вакытын арттырырга тәкъдим итәбез, —ди Уфаның Эшкуарлык, кулланучылар базары һәм туризм буенча идарәсе начальнигы Луиза Макшукова.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: