Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 сентябрь 2018, 13:00

Уфа укучылары — Бөтендөнья конкурсында

Уфа мәктәпләре укучылары уйлап табучыларның V Халыкара күргәзмәсендә катнашачак.

"IYIA-2018" күргәзмәсе 19-22 сентябрьдә Индонезиянең Бали утравында узачак.
"Известия" гәзите язуынча, Русиянең сәләтле укучылары Кытай, Япония, Корея, Хорватия, Индонезия, Төркия кебек илләрдән килгән яшьтәшләре белән техник эшләнмәләр өлкәсендә медаль өчен көрәшәчәк. Әлеге чарада 13 илдән 6-19 яшьлек 300дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашуы көтелә.
Уфа укучыларыннан тыш, Индонезиягә илебезнең Мәскәү, Түбән Новгород, Норильск, Казан, Чита, Мончегорск, Саров һәм башка шәһәрләреннән яшь уйлап табучылар юллана.
Укучылар жюри хөкеменә робототехника һәм автомобильләр өчен пилотсыз технология өлкәсендәге эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: