Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 август 2018, 16:11

Иртәгә — Белем көне

Саумы, мәктәп! Сау бул, йөгерек дулкын, Җәйге һава, кояш! Инде көтә мәктәп, Көтә безне класс. Мактанышта түгел, Дуслар, сүзебез — рас. Сикереш-йөгерештә,Чумыш һәм йөзештә

Күрсәттек без класс,
Класс, класс.
Хәзер йөгереп кенә,
Уйнап, көлеп кенә
Ерак китеп булмас.
Ялкынына җәйнең
Өстәп акыл ямен,
Күрсәтергә кирәк
Инде безгә класс.
Көз дә, кыш та шунда,
Юк, салкын тоелмас.
Алда — кайнар эшләр,
Бәйрәм һәм ярышлар.
Саумы, изге мәктәп,
Саумы, изге класс.
Класс, класс.
Әхсән Баянов.



Читайте нас: