Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 август 2018, 12:06

Ана капиталы ярдәмгә килә

Республикада 10 меңнән артык гаилә ана капиталын балаларын укытуга тотынган.

Пенсия фондыннан хәбәр итүләренчә, программа кабул ителгәннән башлап, мондый хәл беренче тапкыр күзәтелә. 2007 елда закон көченә кергәннән соң, ата-аналарга бу максатта 517 миллион сум акча күчерелгән.
Билгеле булуынча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан ана капиталын куллану шартларына үзгәрешләр кертелде. Быелдан алып икенче бала тууга бирелгән акчаларны балаларны укыту өчен тотынырга мөмкин. Акчаны түләүле укыту хезмәте өчен балалар бакчаларыннан алып, югары уку йортларына кадәр күчерергә мөмкин.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: