Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 август 2018, 16:42

Балагыз беренче сыйныфка әзерме?

Беренче сыйныфка баручы бала нәрсәләр эшли белергә тиеш?

- Үзенең, әти-әнисенең исем-фамилиясен, яшен, яшәгән шәһәрен, адресын әйтеп бирә алырга тиеш. Кайвакыт бала бу мәгълүматларны белсә дә каушап калырга мөмкин.
- Сүз запасы никадәр күп булса, мәктәптә балага шул кадәр җиңелрәк булачак.
- Предметларны төркемнәргә аера, иң күп таралган үсемлек, бөҗәк, хайван, җиләк-җимеш, агач исемнәрен әйтә белергә;
- Атна көннәре, ел фасыллары, елдагы айлар санын әйтә белергә;
- Уң һәм сулны аера, төймәсен төймәли, шнур-бауларны бәйли белергә;
- Кайчы, каләм, карандаш белән эшли, геометрик фигураларны кисә белергә тиеш.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: