Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 август 2018, 11:34

Республика Башлыгы стипендиясе арта

Укытучылар форумының пленар өлешендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов студентларга ярдәм күрсәтү алымнары турында да сөйләде.

- Төбәк икътисадын һәм социаль өлкәне үстерүгә кагылучы проектларны гамәлгә ашыручы вузларга ярдәм механизмнарын җентекләп өйрәнергә кирәк, - диде Рөстәм Хәмитов. - Бу республика бюджетыннан грантлар, уку йортларының тармак программаларында катнашу, тикшеренүләр үткәрү өчен инфраструктураны берлектә файдалану булырга мөмкин. Урта һөнәри белем бирү учреҗдениеләренә безнең икътисадка иң кирәкле юнәлешләр буенча югары әзерлекле белгечләр әзерләгән өчен ярдәм итәчәкбез.
Республика Башлыгы стипендиясен колледжларда укучыларга – 860 сумнан 2300гә кадәр, югары уку йортлары студентларына - 1700дән 5750 сумга, аспирантларга 3500 сумнан 7 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул иттем. Республиканың сәләтле яшьләренә ярдәм итү, аларны матди яктан дәртләндерү киләчәктә дә дәвам итәчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: