Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 август 2018, 11:40

Белем бирү сыйфаты яхшырырга тиеш

Бүген иртән Башкортстанда укытучыларның август киңәшмәсе ачылды. Аның пленар өлешендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады.

Ул илебездә мәгариф, фән, мәдәният мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен һәм аларның Президент Владимир Путинның яңа “май” указында өстенлекле юнәлеш итеп билгеләнүен сызык өстенә алды.
— Бу юнәлештә илдә фән һәм мәгариф белән идарә итүнең структурасын үзгәртү мөһим адым булып тора. Безгә Русиянең Мәгариф, Фән һәм югары белем бирү министрлыклары белән тыгыз элемтә булдырырга кирәк. Мәгариф өлкәсендәге 9 юнәлешне эченә алган дәүләт проектын төбәк сегменты белән тулыландыру буенча тәкъдимнәр әзерләнә, — диде Рөстәм Хәмитов.
Указда Русиянең мәктәптә белем бирү сыйфаты буенча дөньяның әйдәүче ун иле арасына керүен тәэмин итү бурычы куелган. Педагогларның һөнәри үсешенең дәүләт системасы булдырылачак. 2024 елга илдә, ким дигәндә, дөнья дәрәҗәсендәге 15 фәнни-белем бирү үзәге төзү зарур.
Бүген республика мәгариф системасындагы хәлне объектив бәяләргә һәм куелган бурычларны уңышлы хәл итү ысулларын һәм ресурсларны билгеләргә кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: