Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 июль 2018, 12:03

100 балл җыючыга-100 мең сум!

Республика вузларына укырга керүчеләр югары стипендия алачак.

БДИ нәтиҗәләренә багышланган конференциядә Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова, Мәгариф өлкәсендә контрольлек һәм күзәтчелек буенча идарә җитәкчесе Айбулат Хаҗин һәм, журналистлардан тыш, БДИны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары да бар иде. Быел андый укучыларны зур яңалык көтә: республика вузларына укырга керүчеләр югары стипендия алачак. “Россия-24. Башкортостан” телеканалының туры эфирында Гөлназ Шәфыйкова БДИда 100 балл җыйган биш укучыга — бүгенге абитуриентларга республика югары уку йортларының сертификатларын тапшырды.
Анастасия Арапова Уфаның 35нче мәктәбен тәмамлаган, урыс теле буенча БДИдан 100 балл җыючыларның берсе. Аңа БДУ сертификаты тапшырылды.
— Мин 10нчы сыйныфта укыганда БДИга җитди әзерләнә башладым. Урыс теленнән 100 балл җыярмын дип уйламаган идем дә. Имтиханнардагы барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга әнием, ул минем остазым да, ярдәм итте, — ди Анастасия.
Химия фәнен 100 баллга язган Шамил Әхтәмов Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга керә. Димәк, ул студент булгач, вузда югары стипендия алып укыячак.
— Мин БДИга әзерләнгәндә репетиторга йөрмәдем, мәктәптә түләүле курслар үткәрделәр, шуның да ярдәме җитте. Химия буенча имтиханны ярты сәгатьтә эшләп бетердем, биремнәр катлаулы тоелмады. Анда күчерергә мөмкин дә түгел, башны эшләтергә кирәк, — ди Шамил.
100 балл җыючылардан тагын бер егет Эмиль Мортазин Уфа дәүләт авиция университетына сертификат алды. БДИ турында уй-фикерләре белән бүлешкәндә, “биремнәр әллә ни катлаулы тоелмады, ә менә имтихан тапшыру психологик яктан авыр булды. Бары тик өченче имтиханга барганда гына тынычлана алдым, шуңа да бу фәннән иң югары балл җыйдым”,— диде ул.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: