Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июль 2018, 16:30

Яхшы укучыларны югары стипендия көтә

БДИны уңышлы тапшырып, республика вузларына укырга керүче чыгарылыш сыйныф укучылары югары стипендия алачак.

Башкортстан дәүләт университетында Бөтенрусия олимпиадасының соңгы этабында җиңүчеләр һәм призерлар, Русиянең җыелма командасы әгъзалары, халыкара олимпиадаларда катнашып, шул фәннәр буенча вузга имтихансыз кабул ителүчеләр 10 мең сум стипендия алачак.
Өч фәннән күрсәткечләр суммасы буенча БДИда 240 һәм аннан да күбрәк балл җыйган абитуриентларга 3 мең сум күләмендә югары стипендия тәгаенләнә. БДИны шулай ук өч фән суммасы буенча 270 һәм аннан да күбрәк баллга тапшырган булачак студентларны 5 мең сум күләмендә стипендия көтә.
БДУга имтихансыз кабул ителгән, Русиянең мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм призерларга, шулай ук, 5 мең сум күләмендә югары стипендия түләнәчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: