Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июль 2018, 16:23

Укытучылар киңәшмәсе Уфада узачак

Мәгариф буенча республика август киңәшмәсендә заманча хәвефсез белем бирү мәсьәләсе каралачак.

Быел укытучыларның август киңәшмәсе 10 августта Уфада узачак. Аның темасы — “Заманча хәвефсез белем бирү мохите булдыру”.
Киңәшмә кысаларында дискуссия мәйданчыклары эшләячәк. Анда тәрбия һәм белем бирүнең яңа ысулларын кертү, өч яшькә кадәр булган сабыйларның үсеше өчен шартлар тудыру, һөнәри белем бирүне модернизацияләү, заманча инклюзив белем бирү үсеше өчен шартлар тудыру һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.
Дискуссия мәйданчыклары сәгать 10нан эш башлый. Пленар утырыш сәгать 2дә башланачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: