Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 июль 2018, 13:16

Урыс әдәбиятыннан — бердәнбер 100 балл

Уфаның 16нчы гимназиясеннән чыгарылыш сыйныф укучысы Софья Исмәгыйлева әдәбият буенча БДИда 100 балл җыйды. Ул - быел республикада әлеге фән буенча иң югары балл җыйган бердәнбер укучы. Узган елда урыс әдәбиятын 5 укучы 100 баллга тапшырган иде.

Мин скайп буенча Санкт-Петербургта яшәүче репетитор белән шөгыльләндем. Башта ук БДИ таләп иткәннән күбрәк мәгълүмат бирүләрен сорадым. Без октябрьдән алып бихисап дәрес үткәрдек. Әдәбияттан тыш, урыс һәм инглиз телләреннән имтихан тапшырдым. Урыс теле буенча 91 балл булды, инглиз теле буенча әлегә билгесез. Дөресен әйткәндә, әдәбияттан да баллны 90нан өстә булыр дип уйлаган идем, иң югары баллны көтмәдем дә. Иң мөһиме — ышанырга кирәк! — ди Софья.
Софья Исмәгыйлева Санкт-Петербург университетына укырга керергә җыена.
Урыс әдәбияты буенча БДИны 859 укучы язган иде. Шуларның җитмеш бере 81 һәм аннан да югарырак балл җыйды. Былтыр 49 укучы югары балл җыйган иде, имтихан тапшыручылар исә 959 кеше булган.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: