Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 июль 2018, 18:05

Инвалидларның хокуклары Иҗтимагый палата контролендә

Русиянең Иҗтимагый палатасында югары уку йортларына укырга керүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен "кайнар линия" эшли башлады.

Хәзер инвалидлыклары булган абитуриентлар документлар кабул иткәндәге хилафлыклар, имтиханнар үткәргәндә, укырга кергәндә аларга тиешле ташламаларны үтәмәү һәм башка хокук бозулар турында хәбәр итә ала.
Барлык хәбәрләр һәм шикаятьләр дә Русиянең Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашлыгында тиз арада карала.
Бүген югары уку йортларында инвалидлар өчен бюджет урыннарга 10 процентлы квота каралган. Быелдан андый абитуриентларга документларын шул квота буенча берьюлы биш вузга тапшыру хокукы бирелде.
"Кайнар линия" экспертлары инвалидлыклары булган абитуриентларның хокукларын бозуны тикшереп кенә калмый, аларга ярдәм дә күрсәтә.
"Кайнар линия" телефоннары: +7 (800) 737-77-66. Русиянең төрле төбәгеннән шалтырату бушлай.
Мөрәҗәгатьне электрон почта аша юлларга да мөмкин: [email protected]

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: