Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 июнь 2018, 17:55

Укучылар кайда ял итә?

Быел җәй республикада балаларның җәйге ялы ничек оештырылды?

Быел республикада 362 мең баланың җәйге ялы оештырылган рәвештә төрле лагерьларда үтә.
Менә аларның төрләре һәм саны:
көндезге (мәктәп) балалар лагерьлары — 1466,
шәһәр яны ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары — 107,
шифаханә-курорт оешмалары — 34,
хезмәт һәм ял лагерьлары, хезмәт берләшмәләре — 985,
палаткалы лагерьлар —16.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: