Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 июнь 2018, 12:05

Студентлар бушлай тукланачак

Республикада квалификацияле эшче һәм хезмәткәр әзерләү программасы буенча һөнәри белем бирү колледжларында укучы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган студентлар бушлай тукланачак.

“Мәгариф турында” Федераль законга ярашлы мондый төзәтүне Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары кабул итте. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов документка кул куйды.
Ташламалар бюджет бүлекләрендә белем алучы, бер кешегә уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга тәгаенләнә.
Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова ассызыклавынча, һөнәри уку йортларында түбән керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар күпчелекне тәшкил итә, шуңа да бушлай туклану алар өчен бик мөһим.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: